Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга урманнарында янгыннарга каршы махсус режимны бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уза

Алар көн саен үткәрелә.

Эш көне тәмамланганнан соң, төн уртасына кадәр «Түбән Кама» милли паркы, Алабуга урманчылыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район башкарма комитеты, Җәмәгать советы хезмәткәрләре учак ягылган урыннарны ачыклау максаты белән урманнарны йөреп чыга.
«Түбән Кама» милли паркының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча өлкән дәүләт инспекторы Рөстәм Фасыйхов әйтүенчә, май аеннан алып кына да 98 административ материал рәсмиләштерелгән.
− Гражданнарга штрафның иң азы 3 мең сумнан башлана. Юридик һәм вазифаи затларның да тәртип бозганнары бар. Алар барысы да теркәлгән, − ди ул.
Рейд барышында Криуша елгасы тирәләре, 10 га районы, «Урман әкияте» балалар лагере янәшәсен карап чыкканнар. Соңгы урында янгын дүшәмбедә үк сүндерелүгә карамастан, без анда сулы машинага тап булдык, янып беткән урман туфрагына су сибеп торулары иде. Белгечләр аңлатуынча, көйрәп яткан җирне күреп алганнар икән. 
Отарка күле янын да тикшерделәр, анда Яр Чаллыда яшәүчеләр еш ял итә. Бу юлы да автошәһәрчектән килгән балигъ булмаган үсмерләр бар иде. Алар шашлык кыздырырга уйлаган. Милли парк территориясендә булмаганга, штраф салмадылар, кисәтү рәвешендә әңгәмә белән чикләнделәр. Алдагылары мангалларын ташлап качты, һәм аларга түләргә туры килер иде — алар саклана торган территориядә тукталганнар.
− Янгын куркынычы зур булганга, инде бишенче тапкыр ТР Министрлар кабинеты карары белән 25 августтан гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүен чикләү кертелде. Урманнарга терәлеп торган авылларда яшәүчеләрдән урманнарга барудан тыелып торуларын сорыйбыз. Әгәр дә бу мөмкин түгел икән, янгынга каршы чараларны саклау мөһим, − ди Алабуга урманчылыгы урманчы-җитәкчесенең урынбасары Евгения Клеткина.
Исегезгә төшерәбез, урманнарда учак ягу хәзер катгый тыела. Коры һава вакытында ташланган төпчек тә ут чыгуга сәбәп булып тора. 
− Хөрмәтле алабугалылар, корылык дәвам итә әле. Катгый үтенеч — урманнарыбызга барудан баш тартыгыз, пикниклардан тыелып торыгыз. Кечкенә хатаның зур хәвефкә китерүе бар. Милли паркта күптән түгел генә чыккан янгын үзенчәлекле урманарыбызга зур зыян салды. Ул кешеләр һәлакәтенә дә китерергә мөмкин иде, − диде Җәмәгать советы рәисе Айрат Кавиев һәм алабугалыларны бик игътибарлы булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев