Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсендә ачык ишекләр көне узачак

Очрашуга чыгарылыш сыйныф укучылары чакырыла.

4 февральдә сәгать 10да Алабуга район үзәк хастаханәсенең конференц-залында ачык ишекләр көне узачак. Бу 4-15 февраль көннәрендә бөтен Татарстан буенча узачак «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестиваленең бер этабы. Бу хакта ҮРХнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бу чара яшьләрне сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм профилактик медицина системасына җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында үткәрелә. Бу көнне шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен Алабуга РҮХнең баш табибы Рамил Сәфәров һәм Казан дәүләт медицина университетының 6 курс студенты Ильяс Мәрданов белән очрашу оештырылачак. Унберенче сыйныф укучылары спикерларга сораулар бирә алачак, очрашудан тыш, район үзәк хастаханәсе буйлап экскурсия уздырылачак.

Ачык ишекләр көне шимбә, 4 февральдә, 10 сәгатьтә үзәк район хастаханәсенең 6нчы катындагы конференц-залда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев