Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ветераннары VIII хисап-сайлау конференциясендә катнашты

Конференция биш ел саен үткәрелә.

Алабуга ветераннар делегациясе Татарстан Республикасының Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының VIII хисап-сайлау конференциясендә катнашты.

Безнең районны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, Алабуга районы Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов, район Советы Рәисе урынбасары Анна Шумилова һәм Совет Президиумы әгъзасы Салихҗан Әндәрҗанов тәкъдим итте. 

Конференция биш ел саен үткәрелә. Гадәттәгечә, анда нәтиҗәләр ясала һәм киләчәккә планнар билгеләнә.

Оешма рәисе Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, аларның эшчәнлеге өлкән буын мәнфәгатьләренә юнәлтелгән. Хәзерге вакытта республикада халыкның 24,7 проценты — эшкә сәләтле яшьтән өлкән кешеләр, 22 мең 179 Бөек Ватан сугышы ветераннары да шулар исәбендә.

Ел дәвамында урындагы ветеран оешмалары берничә юнәлештә эшләде, мисалга, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрнең торышын күзәттеләр, «Бөек Ватан сугышы чорының гаилә фотолары» Бөтенроссия социаль-гуманитар проектында катнаштылар һәм иҗат белән шөгыльләнделәр. Илкүләм проектларга аерым игътибар бирелә. Олы яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын һәм яшәү дәрәҗәсен күтәрү — төп бурычларның берсе. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур игътибар юнәлтелгән. Киләсе елда Татарстан Республикасының Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы 35 еллыгын бәйрәм итәчәк.

35 ел элек Алабуга районының Ветераннар советы оештырылды. Бу вакыйгага бәйле рәвештә, киләсе елда төрле чаралар үткәреләчәк.
— Моннан тыш, без соңгы конференциядә билгеләнгән юнәлештә эшләячәкбез, — дип өстәде Геннадий Баганов. 

Очрашуның төп мизгелләренең берсе Ветераннар республика оешмасының яңа җитәкчесен сайлау булды. Бу вазифаны Хәбир Иштирәков башкарачак, ә Геннадий Баганов Республика Ветараннар Советына керде. 

Фото Ветераннар Советы тарафыннан тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X