Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ветераннары - иң яхшылар арасында

2015 юбилей елында Казанда шәһәр округлары һәм муниципаль район ветераннар оешмалары арасында республика конкурсы үтте.

Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылды. Бәйгедә катнашучыларга былтыргы ел өчен нинди дә булса мәгълүматый материал тәкъдим итәргә кирәк иде: әйтик, отчетлар, фоторәсемнәр, гәҗитләрдән кисемтәләр, буклетлар, видеосюжетлар һәм хәтта баннерлар да.
Йомгак ясаган вакытта бик күп факторлар исәпкә алынды. Мәсәлән, бәйрәм тантаналарына әзерлек буенча чаралар планы булу, ветераннар белән мәдәни-күмәк чаралар уздыру, яшьләр белән патриотик эш алып бару, масса-күләм матбугат чараларында ветераннар эшен яктырту һ.б. Республиканың 21 ветеран оешмасы шушы мөмкинлекне кулдан ычкындырмады.
Конкурсның өченче этабы йомгаклары буенча Алабуга муниципаль районы ветераннар Советы "Шәһәр округлары һәм муниципаль районнар ветераннар оешмаларының 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган оештыру-методик эшнең иң яхшы куелышы өчен" номинациясендә II урын яулавы өчен ТР ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ветераннарга лаеклы бүләкне район башлыгы Геннадий Емельянов бүген гомумшәһәр киңәшмәсендә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев