Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга вузларына 750 студент укырга кергән

Барыннан да күбрәк студентларны КФУның Алабуга институты кабул иткән.

Шәһәрнең югары уку йортларында студентларны көндезге бүлеккә кабул итү турында приказ чыкты. Җирле югары уку йортларына барлыгы 750 кеше укырга кергән, шуларның 654е Алабуга институтына гариза тапшырган. Уку йортында әйтүләренчә, гадәттәгечә, икътисади һәм юридик белем алырга теләүчеләр һәм чит телләр факультетына керергә теләүчеләр күп булган.

КНИТУ-КАИның Алабуга филиалының көндезге бүлегендә дә беренче курс студентлары буенча "план" ябылган. Бирегә 51 кеше укырга кергән, шуларның 40ы - бюджет нигезендә. Машина төзү производствосында конструктор-технологик тәэминат бүлеге - әлеге уку йортында иң популяр юнәлеш.

ИСГЗның Алабуга филиалына 44 студент кергән, ә менә КСЮИның Алабуга филиалы быелның маенда ябылганга күрә, студентларны бөтенләй кабул итмәгән.

Читтән торып уку бүлекләренә кабул итү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев