Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре җәйге лагерьларны тикшерде

Алабуга районы территориясендә, мәктәп яны һәм палаткалы лагерьларны да исәпкә алганда, балалар өчен 24 сәламәтләндерү лагере эшли. Балаларның көтеп алынган җәйге ялларын, алар яшәгән лагерь тирәсен ут-күздән саклау өчен, Алабуга янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре төрле тикшерүләр үткәрә, ял урынын җәйге сезонга әзерләү эшләрен башкара.

Мәктәптә дәресләр бетте, соңгы кыңгыраулар чыңлады һәм бала-чага өчен күптән көтелгән җәйге яллар башланды. Авылдагы әби-бабай янына кайтып китәргә өлгермәгән, яки кайтыр урыны булмаган малай-кызлар җәйге лагерьларга озатыла. Лагерь романтикасын анда булганнар гына белә һәм аңлый ала. Менә шушы яллар матур һәм онытылмаслык булсын өчен шәһәр-район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре кулларыннан килгәннең барысын да башкара. Болар турында безнең хәбәрчегә Алабуга районы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Александр Власов сөйләде.

- Лагерьларны җәйге ялга әзерләүдә нинди чаралар башкарылды?

- Күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларның ялын оештыруда катнашкан һәр объектның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килү-килмәве тикшерелде. Кайбер лагерьларда кимчелекләр табылса да, алар балаларны кабул иткәнчегә кадәр үк бетерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә әзерлек актлары тапшырылды. Вожатыйлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үтте, һәр лагерьда ирекле пожар дружиналары булдырылды. Әлеге дружина лагерь персоналы һәм вожатыйлардан төзелде.

- Лагерьда ял итүче балалар белән дә шөгыльләндегезме?

- Әлбәттә, алар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган дәресләр үткәрелде, хәтта янгын чыга калган очракта югалып калмас өчен, эвакуация буенча практик күнегүләр булды. Тренировка вакытында янгын сүндерү машиналары да җәлеп ителде.

- Лагерь эшен оештыруда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә нинди дә булса җитешсезлекләр табылдымы?

- Моңа кадәр кагыйдәләрне бозуның җитди очраклары очраштыргалады, тик кагыйдә бозулар елдан-ел кими бара, җитәкчеләр дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә күбрәк игътибар итә башлады. Сәламәтләндерү лагерьларының янгыннан сакланган булуында күзәтчелек бүлеге тарафыннан башкарылган чаралар зур роль уйный.

- Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә аеруча кемнәрне билгеләп үтәсегез килә.

- Алабуга районының "Барс" яшьләр үзәге "Яшь төзүче" лагеренда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыруга зур өлеш кертте. 2011 елда, мәсәлән, бу лагерьның әзерлеген тикшерү вакытында күп кенә кимчекләр ачыкланды. Хәтта лагерьның эшен туктатып тору турында карар кабул итәргә дә мөмкиннәр иде, тик лагерь җитәкчелеге әлеге җитешсезлекләрне вакытында бетерде һәм объектны кабул итүгә әзерләде. Икенче тикшерү вакытында алдагы кимчелекләр бетерелгән иде. Бу - балаларның ялын куркынычсыз итәргә тырышуның бер мисалы гына, башкалар да әлеге өлкәдә зур җаваплылык хисе сизеп әзерлек эшләрен башкара. Бүгенге көндә балалар ял итә торган лагерьларда янгын куркынычсызлыгы яхшы дәрәҗәдә, димәк балаларның җәйге ялы имин булачак.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев