Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк хастаханәсенә яңа эндовидеохирургия комплексы кайтты

Яңа җиһазлар конкурста җиңгән өчен бирелде.

Алабуга район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә үт куыгын алу буенча операцияләрне яңа эндовидеохирургия комплексы ярдәмендә үткәрәчәкләр. Лапароскопия вакытында видеокамералар контролендә пациентка кечкенә тишек ясыйлар (0,5-1,5 см) һәм органны алалар.

Әйтергә кирәк, традицион хирургия ысулы белән ясаганда зуррак кисемнәр ясау таләп ителгән булыр иде. Әлеге ысулның өстенлеге, операциядән соңгы яра эзләре яки бөтенләй күренми, яки бик кечкенә була. Моннан тыш, пациент тизрәк тернәкләнә, нәкъ менә шуңа күрә стационарда булу вакыты да кыскара.

Яңа җиһазларны хастаханә «Татнефть» хәйрия фондының «Яңа заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү» номинациясендә җиңгән өчен алды.

— Моңа кадәр бездә стойкалар иске иде һәм алар безгә 15 ел хезмәт иттеләр. Ә яңа җиһазлар бик яхшы, алар күпкә заманча. Әлеге эндовидеохирургия комплексында заманча оптика һәм инструментлар бар. «Татнефть» җәмгыятенә медицинага керткән өлешләре һәм Алабуга үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеген яңа заманча җиһазлар белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, — дип сөйләде хирургия бүлеге мөдире Әсадов Чыңгыз Фәрхәт улы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа җиһазларны кулланып инде 7 операция ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X