Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк хастаханәсендә яңа томограф урнаштыралар

Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен 2021 елның август ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

«Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» төбәк проекты буенча Алабуга үзәк район хастаханәсендә яңа компьютер томографы урнаштырачаклар. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсендә хәбәр итәләр. 

Урнаштыру эшләре июль аенда башланды. Төп җайланманы алыштыру вакытында Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә компьютер томографиясенең мобиль комплексы куелган, ул халыкны өзлексез кабул итәчәк. 

Эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен 2021 елның август ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Республика буенча өстәмә рәвештә Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Буа шәһәрләренең кан тамырлары үзәкләрен яңадан җиһазландыру планлаштырыла.

Быел Татарстан Республикасы буенча барлыгы 170,4 миллион сумлык 211 медицина җиһазлары сатып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев