Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Үзәк китапханәсендә шагыйрә Кадрия Наил белән очрашу кичәсе узды

Әлеге чарага медицина көллиятендә укучы 1 курс студентлары чакырылды.

27нче сентябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында шагыйрә Кадрия Наил белән «Мин башкача яши алмам» дип аталган очрашу кичәсе узды. Әлеге чарага медицина көллиятендә укучы 1 курс студентлары чакырылды.
Очрашу вакытында шагыйрә үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды, күңеленә иң якын булган шигырьләрен укыды. Шулай ук Кадрия Наил шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, аңа багышланган презентация тәкъдим ителде.
Китапханәчеләр «Күңел язым чәчәк атканда» дигән исем астында бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә шагыйрәнең «Җылы сүзләр», «Күңел язым чәчәк атканда», «Оч, күңелем», «Яшьлек язларымны сагынам», «Көзге моңнар» һәм башка китаплары урын алды.
Кичә азагында Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Нурия Камил кызы Закирова, татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе Раушания Нури кызы Вәлиева шагыйрәне 70 яшьлек юбилее белән котлап, тәбрикләү сүзләре җиткерде.
Очрашу күтәренке рухта тәмамланды.

Фото: Алабуга Үзәк китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев