Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Үзәк китапханәсендә «Татар китабы» күргәзмәсе эшли

Ул татар әдәбияты айлыгы кысаларында оештырылган.

Алабуга Үзәк китапханәсе фойесында татар әдәбияты айлыгы уңаеннан «Татар китабы. Татарская книга» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Анда төзүче-авторлар Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев бастырып чыгарган альбомның иң әһәмиятле битләре урын алды.

Бу альбомда Урта гасырлардан алып хәзергәчә таралыш алган әдәби-нәфис, фәнни, дини-иҗтимагый эчтәлектәге һәм төрле тармакларга караган татар китапларының аерым үрнәкләре тупланды. Кереш мәкаләдә татар китабының бай һәм катлаулы тарихы турында киңкырлы мәгълүмат бирелде.

Чыганак: Алабуга китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X