Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсенә 3D битлекләр алып кайтылды

Мондый хәйрия ярдәмен Алабуга медицина хезмәткәрләренә Казанның “Левитта” ҖЧҖ фирмасы күрсәтте. Аның генераль директоры Артур Мамаев шәхсән үзе безнең шәһәргә 150 битлек һәм алар өчен 45 мең фильтр алып кайтты.

– Бу битлекләр 3D принтерда махсус материалдан – полиактидтан эшләнгән. Аның составына кукуруз һәм шикәр камышы керә, ягъни алар экологик чиста һәм зарарсыз, – дип сөйләде ул.

Һәр битлеккә алмаш фильтрлар кирәк, аларны ике сәгать саен алыштыру зарур. Алар спанбонд һәм мелтблоун материалларыннан ясалган. Артур Мамаев ассызыклап үткәнчә, бу бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен әзерләгәндә кулланыла торган материаллар.

– Бер эшләнмә ясауга якынча 2 сәгать вакыт китә. Бу битлекләр бик экономияле. Әгәр базарда булган битлекләр белән чагыштырып карасак, алар чагыштырмача арзан. Без аларны гади кешеләр, предприятие хезмәткәрләре, табиблар өчен җитештерәбез. Хәзер хәйрия кысаларында аларны күп кенә белем бирү һәм медицина үзәкләренә китерергә планлаштырабыз, – дип уртаклашты хәйрияче.

Билгеләп үтик, мондый битлекләрдән Мәскәү, Санкт-Петербург, Хабаровск, Чиләбе, Екатеринбург, Казан һәм Алабугада файдаланалар инде.

– Бүгенге вәзгыятьтә безнең медицина хезмәткәрләре битлекләрне ике сәгать саен алыштыра, чыгым бик зур килеп чыга. “Левитта” ҖЧҖенә һәм аның директоры Артур Рамил улына шундый бүләк өчен зур рәхмәт, – дип белдерде Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Азат Гайсин.

Бу катлаулы вакытта шәһәр һәм “Алабуга” МИЗы предприятиеләре, кибетләр, җәмәгать туклануы йортлары да ярдәмнәрен тәкъдим итте. Алар өлкән яшьтәге алабугалыларга ярдәм итү өчен волонтерлар, 2 мең бахилы һәм медицина хезмәткәрләре өчен 300дән артык саклагыч костюм, Үзәк район хастаханәсе өчен 200 тартма бәдрәф кәгазе һәм кәгазь сөлгеләр, битлек һәм халатлар тегү өчен тукылмаган материал, Үзәк район хастаханәсе машиналары өчен ягулык-майлау материалларына сигез карта, FFP2 класслы респираторлар һәм 150 битлек, 150 щит һәм биш мең фильтр, өч контактсыз термометр бүлеп биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев