Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган батырлык сәгате узды

12 февральдә Алабуга үзәк район китапханәсенең татар һәм туган як әдәбияты бүлеге Муса Җәлил туган көнгә багышланган “Кабатланмас батырлык үрнәге” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды. Чара Муса Җәлилнең тууына 114 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында үтте.

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Алабуга медицина көллияте студентлары герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын аудиоязмадан тыңлады.

Батырлык сәгатенең икенче өлеше герой-шагыйрьгә багышланган видеофильм карау белән дәвам итте. Студентлар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

– Муса Җәлил иҗаты белән яхшы таныш идем. Ә бүген белемнәремне яңарттым гына. Күп кенә шигырьләре ошый, бик эчтәлекле. Бүгенге чара бик ошады, – дип фикерләре белән уртаклашты медицина көллиятенең 2нче курс студенты Гөлназ Зарипова.

Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев