Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 1 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 49 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 28, Чаллыда — 8, Тукай районында — 5, Бөгелмә һәм Питрәчтә — икешәр, Баулы, Алабуга, Мамадыш һәм Нурлат районнарында берешәр кеше йоктырган.

23 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 077 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 014 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 10 кеше.

Барлыгы 961 123 кешегә прививка ясалган. Шулардан 800 427 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев