Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 11 ай эчендә 18 юл фаҗигасендә 6 җәяүле һәлак булган

Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арткан. Республика ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, еш кына җәяүлеләр үзләре дә фаҗига сәбәпчесе була.

Быелның 11 ае эчендә Татарстан юлларында 1491 җәяүлене бәрдергәннәр. Нәтиҗәдә 152 кешенең гомере өзелгән, 13396 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда юл фаҗигасе корбаннары саны 19 кешегә арткан. Җәяүле үлеменә китергән фаҗигаләрнең күбесе җәяүле гаебе белән була, диләр ЮХИДИ белгечләре. Гыйнвар-ноябрь айларында юл кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр гаебе белән 601 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән: аларда 114 кеше үлгән, 508 кеше яраланган.

Алабуга районына кагылышлы саннар да гомуми статистикадан аз аерыла: быел җәяүлеләр гаебе белән булган 18 юл фаҗигасендә 6 кеше һәлак булган, 12 кеше яраланган. Узган елның шул ук вакытында районда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 12 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән (быелгыдан 6га кимрәк).

Моннан тыш, быелның 11 ае эчендә Алабуга районында җәяүлеләрне бәрдерүнең 29 очрагы теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган, 22 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Тулаем алганда 2015 елның 11 ае эчендә шәһәр һәм районда 98 юл-транспорт фаҗигасендә 13 кешенең гомере өзелгән, 161 кеше яраланган (узган елның шул ук вакыт аралыгында 128 фаҗигадә 2012 кеше төрле тән җәрәхәтләре алса, 18 кеше һәлак булган).

Статистика мәгълүматлары буенча республика юлларында һәлак булган һәр өченче кеше - җәяүле. Быелның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керде. Анда нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында юл читеннән барганда, кешенең киемендә яктылык кайтаргыч булырга тиешлеге искәртелгән. Дәүләт автоинспекциясе искәртә: машина йөртүче караңгыда фликерсыз кешене якын яктылык белән - 50 метрдан, ерак яктылык белән 100 метрдан күрсә, фликер белән бу ара 200-350 метрга арта.

Яктылык кайтаручы элементларны куллану җәяүлеләрне таптату куркынычын 65 процентка киметә.

Урамнар һәм трассаларның җитәрлек яктыртылмавы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, кичке эңгер-меңгердә караңгы төсле өс киеме кигән җәяүлеләрнең күренмәве - болар барысы бергә кайгылы нәтиҗәләргә китерә. Юкса аларны булдырмый калырга да мөмкин бит. Җәяүлеләрнең юлда травма алу куркынычы көз-кыш айлары җиткәч арта. Бу чорда үзең һәм балаң өчен куркынычсызлыкның өстәмә чаралары турында кайгырту зарур. Хәзерге вакытта балалар киеменә, портфельләргә махсус яктылык кайтаргыч элементлар тегеп чыгаралар. Инде махсус кием булмаса, яктылык кайтаргыч элементларның бүтән төрлеләре дә бар. Фликерларны сумкага, курткага яки башка әйбергә беркетеп куярга була. Чана, коляска, велосипедларга да шундый ук иминлек элементларын куярга кирәк.

Юлны аркылы чыкканда телефоннан сөйләшү, капюшон кию, наушниклар аша музыка тыңлау да төзәтеп булмаслык фаҗигә сәбәбе булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, "җәяүлеләр кичү"ендә җәяүлегә юл бирмәгән автотранспорт ияләренә карата 1500 штраф каралган. Кагыйдәләрне бозган җәяүлегә дә җәза бар - андыйлардан 500 сум күләмендә штраф түләттерергә мөмкиннәр.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев