Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 11 ай эчендә 338 исерек шофер ачыкланган

Шуларның 41е кабат эләккән.

2020 елда Алабуга районында барлыгы 338дән артык исерек шофер ачыкланган. Шуларның 41е кабат эләккән.
Алабугалылар аноним рәвештә телеграмм-каналда исерек килеш руль артына утыручылар турында хәбәр итә ала.
Шулай ук ул шәһәрдә һәм районда юл торышын күзәтергә мөмкинлек бирә. Канал үз эшен сентябрьдә башлады. «Исерек килеш руль артында йөрү фактлары, урам-юл челтәренең җитешсезлекләре турында мәгълүмат кабул итәбез. Хәбәргә адрес һәм фото беркетегез. Шулай ук тукталыш яки машина кую кагыйдәләрен бозу турында мәгълүмат җибәрә аласыз», — диләр Дәүләт автоинспекциясендә. Әгәр дә сез исерек хәлдә машина йөртүчене күрсәгез, бу турыда хәбәр итегез — @gibdd_elabuga_bot. Сезнең мәгълүмат полиция хезмәткәрләренә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев