Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 1129 кеше наркология исәбендә тора

Наркотик кулланучыларның төп өлеше − 30-49 яшьтәгеләр.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиб-наркологы Марина Пляшкова наркотикларга каршы комиссия утырышында шундый мәгълүмат китерде. 

Аның сүзләренә караганда, наркотик кулланучыларның төп өлеше − 30-49 яшьтәгеләр. Наркоманлыкны кисәтү кысаларында, укучыларны һәм студентларны тикшерделәр. Наркотик матдәләр булу-булмауга 110 кеше тикшерү узган. Нәтиҗәдә, алар арасында кулланучылар табылмаган. Шулай ук ел дәвамында 69 профилактика чарасы үткәрелгән. 

Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр бир», «Россия балалары» чараларында, «Наркотикларсыз тормыш» марафонында актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев