Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 200 миллион долларлык индустриаль парк төзелеше башланды

"Алабуга" МИЗсы территориясендә "А Плюс парк Алабуга" индустриаль паркы төзелеше башлануга багышланган тантана булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министрлыгы Алексей Улюкаев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Инновацион төбәкләр ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник катнашты.


Бүген төзелеше башланган индустриаль парк - әзер инфраструктура белән производство мәйданчыклары. "А Плюс парк Алабуга" бапрлык параметрлар буенча А классына туры килә. Монда 200 мең кв. м мәйданлы 4 корпуста кимендә 20 компания-резидент уранашачак.
"Икътисади үсеш чыганакларын булдыру эшенә тотыну яхшы, алар безгә җитми. Мондый производстволарны булдыру безнең чимал икътисадыннан китүебез турында сөйли", - диде Алексей Улюкаев.
"Без инде МИЗ титулы хисабына "Синергия" индустриаль паркын төзибез. Монда бизнесның яңа төрен башлыйбыз - яңа индустриаль паркны инвестор төзиячәк. Без бурычыбызны бизнес өчен шартлар булдыруда күрәбез", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчелеге, шартлар булдырган өчен, Дэвид Айзеттка - Gushman&Wakefield операцион директорына рәхмәт белдерде. "Бу әһәмиятле икътисади, сәяси, географик факторлар туплана торган урын, монда көчле җитәкчелек аны халыкара җитештерүчеләр өчен җәлеп итә. Бу төбәкнең алдагы икътисади үсеше өчен катализатор", - диде ул.

Индустриаль парк өч этапта төзелә. Беренче чиратта 47 мең кв. м мәйданлы корпус төзелә, ул 2015 нче елның 1 кварталында тәмамлана. Икенче чират - 50 мең кв. м., өченче - 100 мең кв. м. мәйданлы ике корпус, ул 2017 нче елның 4 кварталында төгәлләнә. Инвестицияләр күләме 200 млн. доллар була, проект 10 елдан үз бәясен аклаячак, дип планлаштырыла.
Бу көнне кунакларга "Алабуга" МИЗ мөмкинлекләрен күрсәттеләр, алар шулай ук берничә резидент заводында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев