Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 2021 елның төп вакыйгалары

2021 елның соңгы көнендә шәһәр-районда булган иң төп вакыйгалар турында искә төшерәбез.

Шахмат зоналары ачылды
Февральдә 2нче мәктәптә шахмат зонасы барлыкка килде. Аны булдыруны район башлыгы Рөстәм Нуриев үз өстенә алды — хәтерләсәгез, ул шушы мәктәп бинасы урнашкан 4нче сайлау округы буенча депутат булып тора. Район башлыгы әлеге мәктәп укучыларына мәгълүмат стенды, 20 өстәл шахматы тактасы, идән шахматы комплекты һ. б. бүләк итте. 
Аннан алдарак сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатта, Иске Күклюк, Морт һәм Шүрнәк авылларында шундый зона ачылган иде.

«Алабуга Политех» мәгариф үзәге барлыкка килде
Апрельдә «Алабуга» МИЗы территориясендә «Алабуга Политех» мәгариф үзәге ачылды. Әлеге үзәкне җиһазландыруга «Алабуга» ҖТП МИЗ" АҖ инвестицияләренең суммасы бүгенге көнгә 160 миллионлап сум тәшкил итә. Үзәк территориясендә студентларны «Алабуга» МИЗы резидентлары өчен кирәкле дүрт юнәлеш буенча әзерлиләр: лаборатор химик анализ, мехатроника һәм сәнәгый робототехника, электротехника, сәнәгый автоматлаштыру.

Авыл хуҗалыгында — яңа инвестор 
Апрельдә инвестиция проектын тормышка ашыру буенча килешүгә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Мир» ҖЧҖ генераль директоры Елена Собина кул куйдылар. Әлеге проект районыбызда үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерүне күздә тота. 

Советлар Союзы Геройларына мемориаль такта куелды
Майда Алабуга хәрби суворов училищесы территориясендә Советлар Союзы Герое, Совет-фин сугышында катнашучы Степан Петр улы Спирьковка мемориаль такта ачылды. Такта ачуның мактаулы хокукы райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаяновка тапшырылды. 
Июньдә 2нче мәктәп фасадында мемориаль такта Советлар Союзы маршалы Василий Чуйковка ачылды. 

Сабан туе яңа урында узды
Быел милли бәйрәм Сабан туе ипподромда үтте. Ат чабышы, милли уеннар, авиашоу алабугалылар күңеленә хуш килде. 
«Алабуга» МИЗының генераль директоры Тимур Шаһивәлиевка «Мактаулы алабугалы» исеме бирелде.

Утыз бер йорт ишегалды төзекләндерелә
2021 елда «Безнең ишегалды» республика программасына 31 йорт эләкте. ТКХ департаменты директоры Андрей Томилин әйтүенчә, республика бюджетыннан моңа 123 миллион сум акча бүленгән. Тагын 22 миллион сум кече архитектура элементларын урнаштыруга, урамнарны яктыртуга җибәрелгән. Программа 5 елга исәпләнгән.

Мөгаллимнәргә автомобиль бирделәр
«Мобиль укытучы» проекты буенча район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл укытучыларына автомобиль бирү турында карар кабул итте. Аларга Хлыстово мәктәбенең башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы Ольга Перминова (Танайкада да укыта), Костенеево һәм Морт мәктәпләренең физика, информатика, математика укытучысы Алия Фәрхуллина хуҗа булды. 

Музей яңартылды
Майда И.И.Шишкин музей-йорты фасады һәм территориясе төзекләндерелде. 

Aurus автомобиле — җитештерүдә
Июньдә «Алабуга» МИЗында Aurus автомобильләре сериясен чыгара башладылар. Җитештерүне ачу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин катнашты. 

Озак барган төзелеш тапшырылды
Алабугада алты ел буе үз чиратын көткән корылма файдалануга тапшырылды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, өлешле төзелештә катнашкан 24 кеше яңа фатирларыннан ачкыч алуга иреште. 

Тарловкада яшәүчеләр белән очрашулар 
Быел Тарловка халкы белән очраша башладылар, моңа аларның җыелып килгән проблемалары сәбәпче булды. Шәһәрнең тиешле хезмәтләре кичекмәстән хәл итәсе сорауларны карарга кереште. Очрашулар ике атнаның берендә үтә башлады. Шул рәвешле, юлларны чистарту, челтәрләрне алыштыру, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре чишелде. 

«Яшь десантчы» клубына — яңартылган бина
Яшүсмерләрнең хәрби-патриотик клубы "Яшь десантчы«ның хәзер үз йорты бар. Тугаров урамындагы 22нче йортны төзекләндереп, яшүсмерләргә бирделәр. Ремонт эшләренә һәм матди-техник нигезне яхшыртуга 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. 

Яңа мәчет эшли башлады
М-7 юлында, Поспелово авылына якын гына яңа мәчет ачылды, мөселманнар өчен зур шатлык булды. 
«Дилә» мәчете 2018 елда уртак тырышлык белән төзелә башлаган иде. Аның корылышына һәр мәрхәмәтле кеше булдыра алганча өлеш кертте. Бу бина уңайлы урында урнашкан, анда җирле халык кына түгел, юлчылар да намаз укый ала. 

Георгий паркы яңартылды
Татарстан Республикасы көнендә, төзекләндерелгәннән соң, Георгий паркы ачылды. Биредә эш ТР җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы нигезендә башкарылды. 
Әлеге паркның зиннәтле табигый ансамблен саклап калу өчен, барысы да эшләнә. Паркта яңа яктырткычлар урнаштырылды, эскәмияләр куелды, кече архитектура элементлары урнаштырылды.

Үзәк район хастаханәсендә — яңа җиһазлар
Үзәк район хастаханәсендә яңа томограф урнаштырдылар. «Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү» илкүләм проекты кысаларында алынган яңа җиһаз кеше организмындагы шешле, җәрәхәтле һәм ялкынсынулы үзгәрешләрне төгәлрәк ачыкларга сәләтле. 
Ел ахырында, район башлыгы Рөстәм Нуриев тырышлыгы белән, муниципалитет эшләгән Алабуга районында сәламәтлекне саклау системасын үстерү стратегиясенә таянып, хастаханәгә лор-тикшеренүләр һәм операцияләр ясау өчен җиһаз кайтарылды. 

Урамнар яктыртылды
Алабугада урамнар заманча яктыртыла башлады. Быел Тынычлык проспекты, Төзүчеләр урамы, Мәскәү урамы үзгәрде. Хәзер үткәргечләр һавада эленеп тормый, җыйнаклап, җир астына салынган. Ул кабельләрнең эшкә яраклыгы 20 елга җитә. 

Сайлауларда катнаштык
Алабугалылар РФ Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны һәм ТРның алтынчы чакырылыш Дәүсоветына депутатларны өстәмә сайлауларда катнашты. 17, 18 һәм 19 сентябрьдә шәһәр халкының 87,5 һәм авыл кешеләренең 90,8 проценты тавыш бирде.

«Чемпион»ны төзекләндерделәр
Физкультура-сәламәтләндерү комплексы "Чемпион"га быел ремонт үткәрелде: заманча тәрәзәләр урнаштырылды, бассейн суын хәзерләү системасы төзекләндерелде. 

Мәктәп укучылар «Күңелле стартлар»да катнашты
«Күңелле стартлар» муниципаль ярышларда беренче тапкыр мәктәп укучылары да катнашты. Әлеге ярышлар ел буе бара. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәктәп муниципалитеттан 1,5 миллион сумлык грант белән бүләкләнә. 

Юбилейлы Ford җитештерелде
Октябрь «Алабуга» икътисади зонасында булган вакыйгалар белән истә калды. Чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алабуга районы җитәкчелеге катнашты. 
Шуларның беренчесе юбилейлы 111 111 «Ford Transit» автомобилен чыгару булды. Соңгы өч елда аларны җитештерү һәм сату күләме 50 проценттан да артыграк. Шул ук көнне сэндвич-панельләр җитештерү урыны — «СТ Алабуга» ачылды. 
«Соллерс Форд» өчен кадрлар әзерләү буенча килешүгә кул куелды. Аның нигезендә «Алабуга Политех» мәгариф үзәге автомобиль заводы өчен югары квалификацияле кадрлар хәзерләячәк. 

Халык санын алдылар
15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу үтте. Россия тарихында беренче тапкыр җанисәп онлайн рәвешендә узды: анкета сорауларына Дәүләт хезмәтләоре порталы аша җавап бирергә мөмкин булды. 

Канализация челтәрләрен алыштырдылар
Федераль һәм төбәк бюджетларыннан, «Алабуга ҖТП МИЗ» АҖ чараларыннан бүлеп бирелгән акчаларга, ике атна дәвамында, Таҗи Гыйззәт урамы буенча салынган үзагымлы һәм этемле канау торбаларын үзгәртеп кору буенча төзү-монтаж эшләре башкарылды. 
Андый эш киләсе елда да дәвам итәчәк.

Мәктәп укучылары өчен бизнес-класс оешты 
Шәһәрнең 9нчы мәктәбендә «Сәүдәгәрләр Алабугасы» дип аталган бизнес-класс ачылды. Стахеевлар, Ушковлар, Гирбасовлар, Черновлар кебек меценатлары белән танылган борынгы шәһәр рухында, мәктәп стенасына баннерлар урнаштырылган. 

«Росатом» − уникаль җитештерү ачты
«Росатом» безнең райондагы «Алабуга» МИЗында яңа җитештерү урыны ачты. Ул углеродлы җепселләр өчен чимал булган ПАН-прекурсор җитештерү буенча Россиядә беренче завод. Яңа завод өч ел эчендә төзелгән иде. Проектның гомуми бюджеты 8,5 миллиард сум тәшкил итә. Заводның егәрлеге елына 5 мең тонна полиакрилонитриль җепсел тәшкил итә. Биредә 167 яңа эш урыны булдырылган.

Кече туристлык шәһәрләреннән вәкилләр килде
Россиянең Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе вәкилләре Алабугада очрашты. Өч көн дәвамында, форумда ктнашучылар 10 кече туристлык шәһәренең мәдәни һәм икътисади мөмкинлекләре белән танышты. 
Очрашу урыны итеп безнең шәһәрне сайлаулары очраклы түгел, чөнки Алабуга беренчеләрдән булып әлеге оешмага кушылды. 

Инвестицияләр буенча алдынгы булды
Алабуга районы «Татарстан Республикасының инвестицияләр эшчәнлеге буенча иң яхшы муниципаль берәмлеге» номинациясендә икенче урын алды. Иң күп инвестиция кертеме «Эссен Продакшн АГ» ҖЧҖкә карый, хәзерге вакытта ул 1 миллиард сум күләмендә акча кертеп, соус җитештерүне киңәйтү өстендә эшли. Шулай ук «Татарстан ТПК МТЗ» ҖЧҖ җитештерүне үстерүгә 177 миллион сум акча керткән. 

Яңа традицияләр
Ел ахырында Алабуга балаларының хыялы тормышка ашты — Шишкин буаларында тау шуу урыны барлыкка килде. Агачтан ясалган таучыкның биеклеге 6 метрга җитә, озынлыгы — 90 метр.
Таудан шуу урынын ачуда катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп әйткәнчә, ул яңа элементлар белән тулыландырылачак. 
Ленин мәйданында беренче тапкыр «Раштуа ярминкәсе» үткәрелде. Анда кул эшләре осталары үз эшләнмәләрен куйды, авыл кешеләре үз продукциясен һәм иҗатын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев