Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада 47нче иҗат сезоны ачылды

Чара кысаларында «Классный кадр» онлайн-проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Мәдәният йортында 47нче иҗат сезоны ачылды. Димәк, аның стеналарында янә концертлар, балалар программалары һәм артистларның гастроль чыгышлары булачак.
Чараны учреждение директоры Елена Морозова ачып җибәрде.
— Бүген без Мәдәният сараеның яңа иҗат сезонына старт бирәбез. Ярты еллык пандемиядән соң, ниһаять, иҗат белән шөгыльләнергә, үсәргә һәм үз-үзләрен мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә реализацияләргә теләүчеләрнең барысы өчен дә ишекләрне ачабыз. Октябрьдә зур Мәдәният йорты сәхнәсендә төрле чаралар үткәрергә ниятлибез. Шулай ук коронавирус инфекциясе аркасында үткәрелә алмаган фестивальләр дә оештырылачак, — дип билгеләп үтте Елена Морозова.
Чара кысаларында «Классный кадр» онлайн-проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурс «Хәзерге Алабуга» һәм «Тарихи Алабуга» номинацияләре буенча үткәрелгән иде. Бәйгедә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне жюри вәкилләре, блогер Дионис Король һәм шәһәр Мәдәният йорты директоры тапшырды. Җиңүчеләр сертификатлар һәм гастроль чараларына чакыру билетлары алды.
— Конкурс турында очраклы рәвештә, «ВКонтакте» социаль челтәрендә шәһәр Мәдәният сарае төркеменнән күреп белдем. Призер булу максаты юк иде. Конкурска җибәргән фото да очраклы гына эшләнгән, аны эшкәртү өчен бернинди фильтрлар да кулланылмады. Ярымфиналга үткәнемне күргәч, әлбәттә, дулкынландым. Җиңүемә бик шатмын, — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша онлайн-тавыш бирү буенча сайланган җиңүче Алмаз Магадиев.
Бәйгедә безнең редакция хезмәткәре Ольга Шәмсемөхәммәтова да катнашты.
Конкурска Ольга Алабуганың иң матур һәм танылган урыны — Алабуга шәһәрчеге фотоларын җибәрде. Ул «Хәзерге Алабуга» номинациясендә җиңү яулады. Без аны бу җиңүе белән котлыйбыз, шулай ук киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм илһам чишмәсенең саекмавын телибез.
— Безнең эштә еш кына фотолар ясарга туры килә. Бервакыт Казан пабликларының берсендә үзем төшергән фотога тап булдым, интернет буйлап таралгач, бу, чыннан да, шәп кадр икән, дип уйладым. Шул вакытта конкурста катнашу идеясе туды да инде, — дип сөйләде Ольга.
Бүләкләү тантанасыннан соң ук чараны иҗади коллективлар: «Улыбка», «Ак Каз», «Инвожо», «Соцветие» ансамбльләре дәвам итте. Тамашачылар шулай ук рус халык театрыннан пират флешмобында катнаша алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев