Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 58 яшьлек автоледи исерек килеш руль артына утырган

58 яшьлек хатын Дэу Матиз автомобиле белән идарә иткән.

Алабугада бу елның гыйнварында исерек килеш руль артына утырган 29 машина йөртүче ачыкланган. Шуларның бишесе әлеге хокук бозу очрагына кабат эләккән. Бу хакта Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. 

Шулай, 29 гыйнварда Дәүләт автоинспекторлары Алабуганың Төзүчеләр урамында иртәнге унберенче яртыда исерек хәлдә булган автоледины тоткарлаган. 58 яшьлек хатын Дэу Матиз автомобиле белән идарә иткән. 

Алабугада исерек килеш руль артына утыру фактлары турында аноним рәвештә язарга мөмкин булган телеграмм-канал үз эшен дәвам итә. Канал сентябрь аенда эшли башлады. Хокук бозучы турында хәбәр итү өчен @gibdd_elabuga_bot кулланучысына язарга кирәк.

«Исерек шофер турында телефон аша аноним рәвештә хәбәр итегез яки кизү бүлегенә шалтыратыгыз. Фаҗигане булдырмый калыгыз», — дип билгеләп үтә дәүләт автоинспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев