Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 70кә якын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала махсус киемнәр алды

Махсус кием үзенчәлекле бала анасы, Казанда яшәүче Далия Гайнанова тарафыннан эшләнә.

Федераль грантны тормышка ашыру кысаларында Алабугада 70кә якын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала махсус кием-салымнар алды.
Әлеге киемнәр баланың сәламәтлеге үзенчәлекләрен исәпкә ала, дип сөйли «Мәрхәмәтлелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Таңсылу Хөснуллина. Махсус кием-салым үзенчәлекле бала анасы, Казанда яшәүче Далия Гайнанова тарафыннан эшләнә.
Кайчандыр «махсус» кием эшләү һәм тегү проекты авторы үзе дә балалар церебраль параличы (ДЦП) белән авыручы улы өчен кием сайлаганда кыенлыклар белән очрашкан, шуңа күрә дә ательеда баласы өчен җайлаштырылган кием моделен үзе эшләп чыгара һәм тегеп карый. Ә инде алга таба бу инвалид балалар һәм яшүсмерләр өчен кием тегү буенча «Махсус билгеләнештәге тегү остаханәсе» проекты тууга китергән. 2019 елда «Мәрхәмәтлелек планетасы» бер миллион сумнан артык күләмдә грант отты. Аның ярдәмендә республика күләмендәге проектны тормышка ашыру башланды. Грант акчасына ДЦП диагнозы булган балаларга кием тегү өчен материаллар сатып алынды, ди Таңсылу Хөснуллина.
"Проект авторы Далия Гайнанова шәхсән үзе махсус җайлаштырылган кием модельләрен эшләү белән шөгыльләнә һәм тегүгә җитәкчелек итә. Үзе дә үзенчәлекле бала тәрбияләгәнлектән, аларның барлык ихтыяҗларын яхшы белә. Мәсәлән, мондый балалар өчен махсус "боди"лар бик җайлы, аларда урын өстендә ятучы бала үзен уңайлы хис итә. Бу кием подгузникны да яхшы тота, баланың гәүдәсен ялангач калдырып өскә күтәрелеп тә аптыратмый. Спорт костюмнары да подгузник киюне исәпкә алып, шулай ук мускул дистрофиясе булган балаларның ябык гәүдәләренә ярашлы итеп эшләнә, кирәкле үлчәмгә китерү өчен чалбарларның бил өлешендә махсус көйләгеч резинкалар бар.
Шулай итеп, проект ярдәмендә бүген Казанда махсус тегү остаханәсе эшли башлады. Церебраль параличлы балалар өчен меңнән артык костюм тегелгән, алар инде үз адресатларын тапкан. Алабугадан тыш, махсус киемнәрне Казан һәм Лаешның үзенчәлекле балалары алды«, ди «Мәрхәмәтлелек планетасы» җитәкчесе.
«Без Алабугада балаларны яклау көненә зур бәйрәм оештырып, тантаналы шартларда үзенчәлекле балаларның әниләренә бүләкләр тапшырырга ниятләгән идек. Тик, кызганыч, коронавирус планнарыбызга үз төзәтмәләрен кертте. Зур, масштаблы бәйрәмне оештырып булмады. Шуңа да карамастан, костюмнарны балаларга тараттык. Алар буйлары 80 сантиметрдан 170 сантиметрга кадәр булган балаларга исәпләнгән».
Бу көннәрдә бүләк алучыларның берсе — Маргарита исемле үзенчәлекле кызның әнисе, алабугалы Татьяна Буркина булды. Аның сүзләренә караганда, кызы өчен кием-салым аларга бик тә кирәк булган, чөнки аны сатып алу җиңел түгел.
«Нигездә, безгә гадәти кием белән йөрергә туры килә, чөнки Алабугада ДЦП диагнозы булган бала ихтыяҗларына җавап бирерлек кием-салым алу мөмкинлеге юк. Махсуслаштырылган кибетләр Казанда гына бар. Бердәнбер юл — интернет аша заказ бирергә. Шуңа күрә оештыручыларга бүләк өчен зур рәхмәт!»
Проект шулкадәр кирәкле һәм мөһим булып чыккан, аның җитәкчесе һәм командасы хәтта аерым коммерцияле булмаган оешма булдырып, Казан мэриясеннән ярдәм алуга да ирешкән — аларга тегү остаханәсен алга таба үстерү өчен түләүсез аренда шартларында бина бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте «Мәрхәмәтлелек планетасы» рәисе. Киләчәктә, аның сүзләренә караганда, Алабугада да шундый ателье ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев