Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 8 километр урам яктырту челтәре модернизацияләнә 

Эшләр яз ахырына планлаштырылган. 

Быел Алабугада урамнарны яктыртуны модернизацияләү буенча эш дәвам итәчәк. Барлыгы сигез километр чамасы челтәрне алмаштыру планлаштырыла. Бу хакта шәһәр башкарма комитетында хәбәр иттеләр. 

Узган елда Нефтьчеләр проспекты буенча 5 км чамасы челтәр алмаштырылган иде инде. Шулай ук Тукай урамында һәм Әйләнеч шоссе урамы буйлап чыгу юлында да челтәрләр өлешчә яңартылды. 

Быел бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Башкарма комитет җирле бюджет хисабына быел Тынычлык проспектында һәм Төзүчеләр урамында эшләр үтәкрү планлаштыра. Шулай ук юл программасы буенча өстәмә рәвештә Мәскәү урамы буенча да эшләр башкарылачак. Барлыгы 8 км чамасы челтәр алмаштырылачак. Эшләр яз ахырында башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев