Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Аҗаган» хәрби-спорт уенының зона этабы узды

Анда Татарстанның 6 районыннан килгән командалар катнашты.

Алабугада «Аҗаган» республика хәрби спорт уенының зона этабы узды. Анда Татарстанның 6 районыннан: Алабуга, Менделеевск, Тукай, Актаныш, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән командалар катнашты.

«Юнармия» йорты методисты Гөлнара Лаврова сөйләвенчә, балаларга 12 төрле сынау үтәргә туры килгән, алар арасында йөгерү, көч гимнастикасы, ату, сафта йөрү, ераклыкка граната ыргыту, автоматны вакытка сүтеп-җыю.

Билгеләп үтик, бүген Юнармия хәрәкәтендә 837 яшь алабугалы катнаша. Отрядлар шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә дә оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев