Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада африка дуңгыз чумасы учагы юк ителде

Район башлыгы Рөстәм Нуриев хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлдәге гамәлләренә югары бәя бирде.

Алабуга районында дуңгызларда африка чумасының таралуын кисәтү буенча карантин чаралары дәвам итә.
Бу хакта шәһәр планеркасында район башлыгы урынбасары Олег Колпаков хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 19 декабрьдә районыбызда милли парк территориясендә 10 үлгән кабан дуңгызы табылган иде, алынган пробалар нәтиҗәләре буенча хайваннарда африка дуңгыз чумасы ачыкланды. 20 декабрьдә әлеге йогышлы авыруның таралуына юл куймау буенча чаралар күрү өчен, ашыгыч рәвештә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия оештырылды. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тәүлек буена эшли торган постлар урнаштырды. Тәүлек буена диярлек эшләгән комиссия кыргый кабаннарны аулау турында карар кабул итте, моның өчен мобиль төркемнәр булдырылды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлдәге гамәлләренә югары бәя бирде. Ул ассызыклаганча, аучылар, ветеринария хезмәте һәм муниципалитет шактый төгәл эшләде, бүгенге көндә районда африка дуңгыз чумасы белән авыручылар юк.
21 декабрьдә кабул ителгән карар кысаларында шәхси хуҗалыклардан тартып алынган дуңгызлар 700 килограмм чамасы тәшкил иткән, дип билгеләп үтте Олег Колпаков. Әлеге хайваннар өчен акча авыл кешеләренә икенче көнне үк түләнгән. Тартып алынган дуңгызлар утильләштерелгән.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев