Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабуга чибәре» бәйгесе игълан ителде

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәрдә «Алабуга чибәре» конкурсы башланды.

Конкурс милли мәдәниятне, дөнья халыкларының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру максатында үткәрелә. Бәйге туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырыла.

Конкурста катнашучылар яшь буенча өч төркемгә бүленә:
— 14 яшьтән 18 яшькә кадәр,
— 19 яшьтән 25 яшькә кадәр,
— 26 яшьтән 35 яшькә кадәр.

Һәр катнашучы үз теләге белән дөнья халыкларының берсен сайлап алып, аның мәдәниятен күрсәтергә тиеш (милли костюм мәҗбүри).
Бәйгедә катнашучы өчен гаризаларны 19 февральдән 1 мартка кадәр тапшырырга кирәк. Катнашучылар kdm34723@mail.ru электрон адресына заявка бирергә тиеш.

Бәйге 5 мартта 14.00 сәгатьтә Тынычлык проспекты, 28 адресы буенча урнашкан Иллюзион кинотеатрының Яшел залында үткәрелә. 

Конкурс этаплары:

1. Визит карточкасы (үзе турында презентация, сайлап алынган халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләргә);

2. «Милли ашамлык» конкурсы этабында күргәзмә оештыруда катнашу (конкурсантларның ашларын тәкъдир итү һәм тамашачылар дегустациясе);

3. Иҗади номер (вокал, хореография, театр сәнгате, музыкаль инструментта уйнау һ. б.).

Конкурсантларны залдагы тамашачылар тавыш бирү юлы белән бәяли. 
Җиңүчеләр спонсорлардан дипломнар һәм бүләкләр алачак. Калган катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев