Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада аппарат җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләнде

Кичә Алабугада район һәм шәһәр Советы сессияләре узды. Беренче мәртәбә берләшкән рәвештә узган сессиядә район һәм шәһәр депутатлары җыелды.

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов депутатларны үз командасындагы яңа кеше белән таныштырды. Алабуга муниципаль районы башлыгының аппарат җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Александр Романов билгеләнде. Ул 1957 елда Чистайда дөньяга килгән. Новосибирсктагы югары хәрби училищены, Мәскәүнең Ленин исемендәге хәрби-сәяси академиясен тәмамлаган. Армиядә офицер буларак хезмәт иткән. Соңрак Украинада поселок башлыгы булып эшләгән. Яр Чаллыда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең җәмәгать кабул итү бүлмәсен җитәкләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев