Алабугада атна эчендә дүрт янгын булды
Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хәбәр итә.
Узган атнада Алабуга районында 4 янгын булды. Хлыстово авылында йорт яны корылмалары, «Нефтехимик» бакча ширкәтендә — мунча, шәһәрдәге ачык мәйданчыкта чүп-чар контейнеры һәм чүп-чар янды.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев