Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада һава торышы рекорд куя

Хәзерге вакытта Алабугада һәм Татарстанда аномаль жылы һава торышы саклана. Кайбер агачларда бөреләр дә күренә башлаган.

Синоптиклар исә югары температура киләсе атнаның уртасына кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлый.

Ноябрьнең беренче көннәрендә 7-8 градус җылы булды. сишәмбе көнне Алабугада урыны белән 12 градус җылылык күзәтелгән. 1938 елда шул ук көнне терекөмеш баганалары 10,8 градусны күрсәткән.

Халык календаре буенча бу көннәрдә көзне озату чаралары уза, һәм икенче кар яварга тиеш. Аларга ышансак, 5 ноябрь көнне бик күп кар яуса һәм эремәсә, кыш - йомшак, ә җәй уңышлы була. Әгәр дә вак һәм каты кар яуса, кышны 22 ноябрьләрдән соң гына көтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев