Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды

Анда хәл ителәсе төп проблемалар турында фикер алыштылар һәм киләчәккә эш юнәлешләрен билгеләделәр.

Очрашу «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр» республика программасы буенча авылларда мини-фермалар төзү турында фикер алышудан башланды. Субсидияне терлек асрау өчен абзарларны яңартырга теләүчеләр, шулай ук аларны савым сыерларының баш санын арттыру нияте белән яңартучылар алырга мөмкин.
— Бездә бөтенләй эшкәртелми торган 13 мең гектар җирләр бар. Моңа бик җитди карарга кирәк. Керү юлының уңында да, сулында да чүп үләннәре үскән авыл җирлекләре бар. Моны тулысынча бетерергә кирәк. Шул исәптән М7 трассасы буенда да, — дип ассызыклады район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Киңәшмә барышында барлык катнашучыларга Алабуга районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр. Ул Илгиз Салихов булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев