Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 55 мең йомырка сатылган

узган ике ярминкәдә барлыгы 2,8 миллион сумлык продукция сатылган.

Узган шимбәдә Алабугада икенче традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. 
Сәүдә нокталары ике мәйданчыкта — 4нче микрорайонда «Мираж» сәүдә үзәге янында һәм Иске базар территориясендә урнашкан иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярминкәдә яңа гына җитештерелгән, өстәвенә, бәяләре дә киметелгән продуктлар сатылды. Ярминкәләрнең мондый өстенлекләрен алабугалылар бәяләп өлгерде инде.
— Безгә көзге ярминкәләр бик ошый, аларга берничә ел рәттән йөрибез, һәр шимбә көнне киләбез. Биредә кышка бәрәңге, кишер, кәбестә сатып алабыз. Шулай ук тәмле казылык һәм яхшы сыр сатып алу мөмкинлеге булу куандыра, − ди Сәрия Гайнуллина.
Авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган ике ярминкәдә барысы 2,8 миллион сумлык продукция сатылган. Шул исәптән 43 тонна ашлык, шулардан 26 тоннасы бодай һәм 17се — арпа; 2,8 тонна ит: 1,4 тонна — сыер ите, 0,9 — дуңгыз ите, 0,3 — кош ите, 0,2 — казылык эшләнмәләре; 46 тонна яшелчә, аерым алганда 31 тонна бәрәңге, 7 — суган, 3 — кәбестә, 6 — башка яшелчәләр; 750 килограмм сөт һәм сөт продукциясе; 400 килограмм бал; 55 мең йомырка.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә көнне сәгать 9.00дән 16.00гә кадәр Яңа елга кадәр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев