Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча грантлар турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә гаризалар сайлап алуны игълан итте.

Район башлыгы урынбасары Олег Колпаков җитәкчелегендә узган киңәшмәдә авыл халкына грантлар бирү мәсьәләләре каралды. Грантлар ике төп программа буенча биреләчәк. Бу хакта АМР матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агростартап» программасында катнашу өчен барлыгы 10 кеше гариза биргән. Әлеге программа дәүләттән 3 млн. сумга кадәр финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

Куклюк авылыннан КФХ җитәкчесе Илфар Ямалетдинов икенче программа буенча грант алу өчен документлар рәсмиләштерә башлады: 30 млн.сум фермерга 100 баш тана сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Косов сүзләренә караганда, быел грант алырга теләүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев