Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Бала — төп пассажир» акциясе старт ала

2020 елда Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә 20 бала зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны арту сәбәпле, 26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр Татарстанда «Бала — төп пассажир» оператив-профилактик чара үткәрелә. Шул уңайдан Алабуга районында балигъ булмаган пассажирлар ташу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә 20 бала зыян күргән, шуларның 12се пассажир ролендә булган. Алар арасында һәлак булучылар юк.

Татарстанда 2020 елда балигъ булмаганнар катнашында 465 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 бала һәлак булган һәм 496сы төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган. Пассажир балалар катнашында 210 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше һәлак булган һәм 236сы яраланган. Быел безнең төбәктә юл-транспорт һәлакәтендә өч бала үлгән инде.

Шулай, моннан берничә көн элек Тукай районында булган куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә 4 айлык бала һәлак булган. Daewoo автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм ВАЗ автомобиле белән бәрелешә. ДТП нәтиҗәсендә, ВАЗ автомобиленең 4 айлык пассажиры алган яралардан вафат булды. Бала махсус утыргычта түгел, ә әнисе кулында барган. 

Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балалар өчен махсус утыргычларда йөртергә мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев