Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бала тудыру йорты яңадан эшли башлады

Ул ике ел эшләмәде. 

Бүгенге көннән Алабугада бала табу йорты кабат эшли башлады. Хәзер яшь әниләр, читкә китми ген, үзебездә бәби алып кайта алачак. 

Баш табибның балалар һәм бала табуга ярдәм итү буенча урынбасары Гөлнара Солтанова сөйләвенчә, бала тудыру йорты тәүлек буе эшли торган 10 койка һәм йөкле хатын-кызлар патологиясе бүлегендә булган хатын-кызлар өчен 2 көндезге койкага исәпләнгән.

− Без үзебез дә бу көнне бик көттек. Бала тудыручыларны 4нче катка кабул итәчәкбез. Беренче катта кабул итү бүлеге дә эшкә әзер, — ди ул.

Шушы көннәрдә генә икенче катта шулай ук гинекология бүлеге дә эшли башлаячак. Косметик ремонттан соң балалар бүлеге дә 3нче катка күчәчәк. Нәтиҗәдә, бина элекке, ковидка кадәрге, эш тәртибенә күчәчәк. 

Шунысын ассызыклап китик, ачылыр алдыннан бала тудыру йорты берничә тапкыр дезинфекцияләнгән, шуңа күрә булачак әниләргә нинди дә булса йогышлы чирләрдән куркырга кирәкми.

— Дезинфекция эшләре берничә тапкыр тулы күләмдә башкарылды. Без алган барлык нәтиҗәләр дә исәпкә алынды. Нинди дә булса патологик микроорганизмнар табылмады. Хатын-кызлар тыныч булсын. Бала тудыру йорты әзер! — дип ышандырды Гөлнара Солтанова.

Искәртик, 2020 елда бала тудыру йорты Covid-госпиталь итеп үзгәртелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев