Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында ГТО ярышлары үтте

Ярышларда 28 бала катнашты. 

Бүген, 26 августта Алабуга шәһәренең җиңел атлетика манежында Бөтенсоюз ГТО комплексы оешуга 90 ел тулу уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында Фестиваль ел саен үткәрелә. Быелгы чарада 28 бала катнашты. Алар арасында «Очкын», «Урман әкияте», «Энҗекәй», «Семицветик», «Әкият», «Алтын ачкыч», «Салават күпере» балалар бакчаларыннан катнашучылар бар иде.

Балалар урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, кулларда таянган килеш күтәрелү, скамьяда баскан килеш алга таба бөгелү, кыска дистанциягә йөгерү (30 метр), теннис тубын ату кебек ярышларда көчләрен сынады.

Барлык катнашучылар да канәгать калды. Аларга грамоталар һәм зур булмаган бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев