Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балалар поликлиникасы фасадын ремонтлыйлар

Бу хакта район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабугада балалар поликлиникасы бу җәйдә үзгәрәчәк. Балалар поликлиникасын һәм үзәк район хастаханәсенең стационар бинасын тоташтыручы өскорманы һәм фасадны ремонтлау эшләре тулы куәтенә бара. Биредә стеналарны янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүче һәм дым үткәрмәүче материал белән җылыталар.

Әлеге эшләр «Татнефть» хәйрия фонды үткәргән «Балалар поликлиникасының фасадын ремонтлау һәм җылыту» проекты конкурсында җиңү өчен бирелгән грант акчаларына башкарыла. 

Хастаханә балалар поликлиникасын ремонтлауга грант рәвешендә акча "балалар поликлиникасының фасадын ремонтлау һәм җылыту«проектында үткәргән конкурста отты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, грант суммасы 25 миллион сум, шуның 22,5 миллионын «Татнефть» хәйрия фонды финанслаган, ә калган сумманы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән.

Бу Алабуга сәламәтлек саклавының «Татнефть» тарафыннан хупланган беренче генә инициативасы түгел. Хәйрия фонды үзәк хастаханәне медицина җиһазлары белән җиһазландыруда (артроскопик һәм лапароскопик эндохирургия стойкалары сатып алу) ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев