Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балалар поликлиникасын ремонтлыйлар

Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. 

Алабугада балалар поликлиникасы үзгәрә: ремонттан соң бина матуррак һәм җылырак булачак. Хәзерге вакытта фасадны төзекләндерү эшләре бара: бина янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган материал белән җылытыла, ә ян-якларында бизәү эшләре бара.

Балалар поликлиникасын ремонтлауга акчаны үзәк район хастаханәсе «Татнефть» грантлары конкурсында откан. Эшләрне финанслауга шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы акчалары да юнәлдерелгән. 

Алабуга РҮХ баш табибы Рамил Сәфәров сүзләренчә, фасадны җылыту эшләре конструкцияләрне тирә-юньнең агрессив йогынтысыннан саклау өчен башкарыла.

— Бу бинаның хезмәт итү вакытын арттыра, энергия ресурсларын экономияләүгә китерә. Мондый грантлар — Алабуга үзәк район хастаханәсе, шәһәр һәм район халкы өчен зур ярдәм, — диде ул.

Ремонт барышында, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, пациентлар һәм медперсонал өчен уңайлы температура шартлары тудырылачак.

Капиталь ремонттан соң балалар поликлиникасы бинасының тышкы күренеше дә яхшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев