Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балаларга Хокук ярдәме күрсәтү көне үтәчәк

20 ноябрьдә бөтен Россиядә балаларга Хокук ярдәме күрсәтү көне үтәчәк. Акциягә Алабуга да кушылачак.

Республикада югарыда әйтелгән чараны үткәрүне оештыру, башкарма хакимиятнең башка органнары белән берлектә, Татарстан Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
Планлаштырылган чараларның төп эчтәлеге - ятим сабыйларга һәм авыр тормыш вазгыятендә калган балаларга хокук ярдәме күрсәтү. Бу көнне федерациянең барлык субъектларында балалар хокукы, тәрбиягә бала алу һәм балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча бушлай юридик киңәшләр бирү пунктлары оештырылачак. Ятимнәрне асрамага алганнар һәм опекуннар, шулай ук опекун булырга ният кылучы гражданнар түләүсез юрист киңәшләре алу өчен мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, бала хокуклары, опекага алуның һәм балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик карашлары мәсьәләләре буенча лекция һәм семинарлар үткәреләчәк. Монда башкарма хакимиятнең территориаль федераль органнары, башкарма хакимият, җирле үзидарә, прокуратура органнары, Татарстан Республикасында кеше һәм бала хокуклары буенча вәкил, адвокатлар, нотариуслар, мәгариф һәм башка оешмалар вәкилләре катнашачак.
Хокук ярдәме күрсәтүнең бөтенроссия бердәм көнен үткәрү числосы "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында" Федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев