Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар

Шәһәр-районда «Игътибар, балалар» профилактика чаралары уза.

«Игътибар, балалар» оператив-профилактик чарасы һәм балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү кысаларында Алабуганың 4нче гимназиясенең яшь инспекторлары «Шагающий автобус» — «Атлаучы автобус» акциясендә катнашты. Бу — педагоглар, ЮХИДИ инспекторлары, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» идарәсе хезмәткәрләре катнашында балалар өчен оештырылган экскурсия. Аның барышында хезмәткәрләр балаларга җәяүлеләрнең һәм велосипедчыларның юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, юл билгеләре һәм юл тамгалары билгеләнешен аңлаттылар. 

Аннан соң укучылар «Кояшкай » балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту буенча әңгәмә үткәрде. Шулай итеп, балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен өйрәнде, юл аркылы дөрес чыгу, төп юл билгеләрен, киемдә яктылык кайтаручы элементларны киеп йөрү, иминлек каешларын эләктерү, транспортта балалар өчен тотып тору җайланмаларын куллану мөһимлеге турында искә төшерде. 

Чараның төп максаты — автомобильчеләр һәм җәяүлеләрнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да бер-берсенә хөрмәт итүгә җәлеп итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев