Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балаларны беренче сыйныфка алу өчен документлар кабул итү башланды

1 февральдән Алабуга мәктәпләре ата-аналардан балаларны беренче сыйныфка алуга гаризалар кабул итә.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, билгеле бер мәктәпкә беркетелгән балаларның әти-әниләре документларны 1 февральдән 30 июньгә кадәр тапшыра ала. Әгәр мәктәп баланың теркәлгән урыны буенча булмаса, документларны 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр генә тапшырырга мөмкин булачак. Быел Гаилә кодексына һәм “РФдә мәгариф турында” гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, баланы мәктәпкә теркәлгән урыны буенча гына түгел, ә башка белем бирү учреждениесенә дә яздырырга мөмкин. Бу хокуктан абыйлары һәм сеңелләре шул ук учреждениеләргә йөрүче балалар файдалана ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кагыйдә гаиләләре бергә яшәгән балаларга гына кагылачак. Әмма буш урыннар булмаганда, мәктәп кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Бүгенге көндә Алабугада 1200дән артык бала беренче сыйныфка барырга әзерләнә. 2019 елда кайбер мәктәпләрдә, балалар саны күп булу сәбәпле, өстәмә сыйныфлар булдырылды, быел да мондый тәҗрибәне куллану ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев