Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада балаларның җәйге ялы турында сөйләштеләр

Уку елы тәмамланып килә, балаларның бер өлеше шәһәрдән читтә ял итәчәк, кайберләре мәктәп яны лагерьларында булачак, кемнәрдер җәй айларына эшкә урнаша.

Район башлыгы катнашында үткән киңәшмәдә балаларның җәйге мәшгульлеген оештыру турында сөйләштеләр. Рөстәм Нуриев лагерьларда балалар ялын оештыруның төп бурычларын билгеләде — бу аларны саклау да, ял иттерү дә, тукландыру да. Быел шәһәрдән читтә һәм мәктәп яны лагерьларында 3720 бала ял итәчәк.

Яшьләр сәясәтеүсеше буенча бүлек мөдире Марат Мәсәлимов аңлатуынча, җәйге ялны оештыруда барлык төрдәге 36 лагерь, 1 сәламәтләндерү («Радуга» санаторие каршындагы «Солнышко»), 19 көндезге мәктәп яны лагере, 11 мәктәп яны хезмәт һәм ял лагере, һәм бер профильле «Интеллето» көндезге лагере катнашачак. Район җирендә сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк: «Урман әкияте» — 18әр көн 3 смена һәм җиде көнлек, юнәлешле өч смена, «Яшь төзүче» — 21әр көн өч смена һәм җиде көнлек, профильле өч смена; «Буревестник» һәм «Космос». 

Бүген Алабуга районында 10 меңнән артык бала яши, аларның барысы да җәйге лагерьларда ял итми, өйдә калучылары да бар. Андыйларның саны алты меңнән бераз артып китә. Алар өчен шәһәр парклары һәм скверларында төрле күңел ачулар оештырылачак. Көн дә төрле чаралар булачак. Мәктәп укучыларының җәен ни белән шөгыльләнергә теләвен белү өчен, Мәгариф идарәсе сораштыру үткәргән. Оешма җитәкчесе Елена Терентьева сөйләвенчә, балаларның 51 проценты кызыклы кешеләр белән очрашырга, дискотекаларда биергә, тематик квестларда, өстәл уеннарында катнашырга тели икән. Балалар ялыпрограммасын төзегәндә алар шуңа таянган да. Барлык парк һәм бакчаларга җаваплылар билгеләнгән, алар — мәдәният һәм мәгариф идарәләре, яшьләр оешмалары, спорт-патриот клублары. 

Быел җәен эшләргә теләүчеләр өчен Мәшгульлек үзәге 500 эш урыны тәкъдим итәчәк. Бүгеннән үк инде Алабуга ит консервлау комбинаты, икмәк заводы, «Эссен Продакшн» АҖ, Алабуга музей-ядкарьлеге, Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе белән биш килешү төзелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорының урынбасары Гүзәлия Сәләева хәбәр итүенчә, Алабуга Үзәк район хастаханәсе, Спорт корылмалары дирекциясе, «АлАЗ» ҖБ, Мәгариф идарәсе белән килешүләр рәсмиләштерү планлаштырыла. 

Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчеләрдән балаларның җәйге ялын оештыруга җитди карауларын, шулай ук чараларның оештыру тәртибен халыкка җиткерүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев