Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада барлык төзелеш объектларында да эшләр яңартылды

4нче микрорайонда полилингваль мәктәп төзелеше графиктан берникадәр алда бара.

Алабугада, бөтен республика буенча кебек үк, ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, барлык төзелеш объектларында да диярлек эшләр яңартылды.

Әйтик, 4 нче микрорайонда полилингваль мәктәп төзелеше графиктан берникадәр алда бара. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов сүзләренә караганда, 716 миллион сумның 445 миллион сумы инде үзләштерелгән, һәм төзү-монтаж эшләре 55 процентка башкарылган.

– Тышкы фасад һәм эчке бүлгеләрне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, электр, вентиляция үткәрелә. Төп эшләр башкарылган, калганнары график буенча бара, – дип сөйләде Ленар Нургаянов.

Сүз уңаеннан, мәктәпне ачу 15 августка планлаштырылган.

Автомобильчеләр урамы буенча 81нче фатирлы йорт төзелешенә килгәндә, анда шулай ук подрядчы оешмалар эшләрне яңартты. Яңа төзәтелгән график буенча төзү-монтаж эшләрен 20 апрельгә тәмамлау планлаштырыла.

– Сантехник материаллар сатып алырга һәм аларны монтажларга гына калды. Май аенда йомгаклау тикшерүенә чыгачакбыз, һәм, июнь аеннан да соңга калмыйча, йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла, – дип өстәде Ленар Нургаянов.

Шуны да өстәп китик: хезмәткәрләр килеп туган санитар-эпидемиологик шартларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструкцияләр белән таныштырылган, шулай ук көн саен һәр хезмәткәрнең температурасы үлчәнә һәм хәле тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев