Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада БДИ буенча иң югары билгене кемнәр алды

Бүгенгә рус теле, математика, информатика, география, әдәбият, физика һәм тарих фәннәре буенча имтихан эшләренә йомгак ясалган.

Алабуганың ике укучысы рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы өчен максималь билге алды. Рус теле буенча имтихан ике көн дәвамында — 6 һәм 7 июльдә узды. Бу укучылар саны күп булуга бәйле, дип аңлаттылар Мәгариф идарәсендә. Аларның сүзләренә караганда, рус теле буенча 2020 елгы БДИ нәтиҗәләре узган елгыга караганда яхшырак булып чыккан. Быел Россиянең 4 меңгә якын чыгарылыш укучысы максималь 100 балл җыйган. Алар арасында 4нче гимназиядә укучы Виктория Осипова һәм 6нчы мәктәп укучысы Вероника Хөсәенова да бар. 
6нчы мәктәпне тәмамлаган Вероника Хөсәенова сөйләгәнчә, аның һәм 2020 елның башка чыгарылыш укучылары өчен дәүләт имтиханнарына әзерлек җиңел генә узмаган.
«Карантин чаралары башланганчы, мин даими рәвештә репетиторларга йөрдем, рус теленнән генә түгел, башка фәннәрдән дә. Аннары чикләү чаралары гамәлгә кертелде, һәм мин мөстәкыйль рәвештә, онлайн-мәктәптә шөгыльләнә башладым. Йөз балл җыйганымны әниемнән белдем, ул сайтта тиешле мәгълүматны беренче булып тапты. Мин, әлбәттә, бик шатландым. БДИга әзерләнүдә ярдәм иткән өчен туган мәктәбебезгә һәм укытучыларга зур рәхмәт.»
Вероника Хөсәенова сүзләренчә, рус теле буенча белемнәре бик яхшы булуына карамастан, ул тел белгече булырга җыенмый. Кыз Казан федераль университетына «Икътисад» белгечлеге буенча укырга керергә хыяллана.
АМР башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белгече Ольга Юшкова сүзләренә караганда, әлегә Алабуга чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ буенча барлык нәтиҗәләре дә билгеле түгел. Бүгенгә рус теле, математика, информатика, география, әдәбият, физика һәм тарих фәннәре буенча имтихан эшләренә йомгак ясалган.
«Башка фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре әлегә юк. Бәлки, быел бездә йөз балл алучылар тагын булыр әле. Тагын шунысы да куанычлы, минималь бусаганы узу өчен тиешле күләмдә балл җыя алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары да юк.»
Искәртеп узабыз, узган ел Алабуга мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында 3 йөз балл җыючы булды. БДИ буенча иң югары билгеләр — математика, әдәбият һәм физика фәннәреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X