Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Бөек Ватан сугышында катнашкан 2 ветераны арабыздан китте

Бу атнада Бөек Ватан сугышында катнашкан ике ветеран: 96 яшьлек Хантимер Хөрмәтов һәм 94 яшьлек Александр Скучаев вафат булды.

Хантимер Хөрмәтов 1926 елның 1 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Чуракай авылында туган. Биш сыйныф укыгач, армия хезмәтенә чакырылганчы, колхозда төрле эшләр башкарган. 1943 елда Тверь өлкәсендәге мотоукчылар полкында пулеметчы булырга өйрәнгән. 1944 елда 2нче Балтыйк буе фронтында пулеметчы булган. «32 килограмм авырлыктагы «Максим» пулеметын үзебез белән йөрттек, аңа 3 кеше хезмәт күрсәтә иде. Берсе төзәүче, икенчесе — ярдәмче, өченчесе — күзәтче. Берсе ата, икенчесе тасманы биреп тора, өченчесе булыша. Мин беренчесе идем», — дип сөйли иде ул исән чагында. 

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр күкрәгендә, аягында ярчыклар йөртте. Медиклар аларны алырга җөрьәт итмәгән. Сугыш турында да сөйләве авыр иде аңа, ул бит Суслонгерны да узган. 

Тәүге яра алгач, Хантимер Хөрмәтов беренче аерым кызылбайраклы пункт хезмәтенә күчкән. Санинструктор буларак, сугышчыларны көрәш кырыннан алып чыккан, аңа йөк этләре булышкан. 

Хантимер Хөрмәтов Эстонияне, Латвияне азат итүдә катнашкан. Сугышны Көнчыгыш Пруссиядә тәмамлаган. 1945 елның 25 сентябрендә ватанга кайткан, озак еллар күмәк хуҗалыкта эшләгән.

1950 елда Пермь ягындагы Березники шәһәренә, туганнары янына күченгән. Химия комбинатында эшләп, лаеклы ялга чыккан. 1999 елда кызы янына, Алабугага килгән. Ветеран II дәрәҗә Ватан ордены, Жуков медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләре алган. 

Александр Скучаев 1927 елда ТАССРның Яңа Чишмә районы Петропавловка авылында туган. Башлангыч белем алган. 1941 елда, 14 яшеннән колхоз эшенә йөри башлаган. 1944 елда армиягә чакырылган. Япония белән сугышта катнашкан, 67нче запас укчы полкта минометчы булган. Сугыштан соң, Монголиядә, Венгриядә, Украинада хезмәт иткән. Туган авылына кайткач, нефть эзләү эшенә урнашкан. 1951 елда Алабугага җибәрелгән һәм Алабуга бораулау разведкасы идарәсендә (хәзер Алабуга бораулар эшләре предприятиесе) лаеклы ялга чыкканчы, монтажчы, бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән. Гаиләдә өч бала үстергәннәр. 

Александр Скучаевның хезмәт еллары 44кә тулган. Ул «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сугыш ветераны Хантимер Хөрмәтовның һәм Александр Скучаевның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев