Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 4 мең нарат утыртылды

Агачлар утырту “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында узды, ул бөтен Россия буенча старт алды.

Алабугада Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган алабугалылар истәлегенә 4 мең нарат утыртылды.

Агачлар утырту Хәтер бакчасы акциясе кысаларында узды, ул бөтен Россия буенча старт алды. Аның максаты27 миллион һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион агач утырту. Акция башланганнан бирле инде 3 миллионнан артык агач утыртылды.

Шәһәребездә әлеге чарада Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре, волонтерлар һәм Җиңү волонтерлары, ТИҮ вәкилләре катнашты. Утырту өчен үсентеләрне Алабуга урман хуҗалыгы бүлеп бирде.

– Эпидемиологик хәл аркасында акциядә катнашырга теләүчеләрнең барысы да катнаша алмады, шуңа күрә аңа өйдән торып та кушылырга мөмкин. Теләге булган һәркем үз ишегалдында, бакча яны участогында агач утыртып, аның фотосурәтен садпамяти2020.рф сайтына җибәрә ала, кемгә багышлап утыртылганы һәм агачның токымы турында мәгълүматны да күрсәтергә кирәк. Әгәр сез шәхси йортта түгел, ә фатирда торасыз һәм хәзерге вакытта агач утырта алмыйсыз икән, аны рәсемгә төшереп, шулай ук барлык мәгълүматны күрсәтә аласыз, ә инде чын агачны үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң утыртырга мөмкин. Бу агачларның барысы да картада күренәчәк, − дип сөйләде урман торгызу инженеры Оксана Смирнова.

Аның сүзләренә караганда, алабугалылар бу эшкә актив керешкән. Бигрәк тә 5нче мәктәптән катнашучылар күп. Шәхси секторда яшәүче балалар үз участокларында агачлар утырта, ә фатирларда – рәсемнәр ясыйлар, соңыннан утыртырга вәгъдә итәләр.

− Без Җиңүне билгеләп үтү уңаеннан агач утыртуга кушылырга булдык, чөнки һәр гаиләнең үз кайгысы булды, һәркем яраткан кешесен югалтты. Һәр кешенең без яхшы һәм тыныч яшәсен өчен зур өлеш керткән ата-бабасы турында истәлекләре бар, – диде волонтер Ольга Грахова һәм үзенең ике карт бабасының һәм карт әбисенең дә сугышта катнашуларын сөйләде. Алар турында кызга өлкән туганнары бик күп сөйләгән, гаиләләрендә фотолары да саклана.

“Яңа буын” (“Новое поколение”) 17нче ТИҮ рәисе Тамара Смирнова да үзенең фронтовик-бабасы Александр Кузнецов турында искә алды бу көнне. Аның турында туганнары сөйләве буенча гына хәтерли, чөнки бабасы аңа 4 яшь булганда вафат булган.

−Бүген аны искә алу максатыннан кечкенә булса да өлеш кертәм, – диде Тамара Агеевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев