Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер атна эчендә өч авыр җинаять теркәлгән

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Узган атнада полициянең дежур бүлегенә вакыйгалар һәм җинаятьләр турында барлыгы 265 хәбәр килгән.

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә караган өч җинаять теркәлгән. Ике җинаять банк счетларыннан акча урлау белән бәйле. Беренче очракта билгесез зат 33 яшьлек ханымның элек югалган банк картасыннан акча алган. Китерелгән зыян суммасы 614 сум тәшкил итә. Әлеге җинаять кылуда шикләнелеп, полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 51 яшьлек алабугалыны тоткарлаган.

Икенче очракта билгесез зат бушлай игъланнар сайтында автозапчастьләр сатып алу тәкъдиме белән 33 яшьлек алабугалының 20 мең сум акчасын үзләштергән.

Өченче җинаять — мошенниклык. Билгесез зат, юл-транспорт һәлакәте өчен туганнарын җинаять җаваплылыгыннан алып калу тәкъдиме белән, 57 яшьлек ханымның 800 мең сум күләмендә акчасын алырга омтылган, соңгысы уяулык күрсәткән һәм мошенникларның тозакларына эләкмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев