Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 3,5 миллион сумлык товар сатылган

Узган атнада Алабугада көзге ярминкәләр башланып китте.

Халык рәхәтләнеп суганын, кишер-чөгендерен, бәрәңге-кабагын алды. Сөт һәм сөт ризыклары, балның да төрлесе тәкъдим ителде.
Ярминкә көннәрендә «Мираж» сәүдә үзәге территориясендә яшелчә, ит, бал, йомырка һәм сөт продуктлары, шулай ук җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар, күпьеллык чәчәк үсентеләре сатып алырга мөмкин. Ә Иске базар территориясендә — ашлык.
Алабуга районы Иске Юраш авылыннан Фәрит Әхмәтов ярминкәгә сарык ите, сөт ашамлыклары — каймак, эремчек, сөт алып килгән.
— Малны күпләп тотабыз. Әйтик, 10 баш сыерыбыз, 30дан артык сарыгыбыз бар. Биредә сарык ите сатабыз, аның килограммы 450 сум тора. Сарыкларны үз хуҗалыгыбызда үстерәбез, барысын да үзебез әзерлибез. Продукциягә сорау зур, ярминкәдә ел саен катнашабыз. Бик теләп алалар, бер сатып алып, тагын килүчеләр дә бар, — диде ул.
Рәтләр буенча алга таба атлап, күзәтүебезне дәвам итәбез. Халык шактый күп җыелган, умартачылар бал белән сәүдә итәләр. Әйтик, Мамадыш районы Шәдче авылыннан Илдар Садыйков көзге ярминкәдә бал тәкъдим итте. Өч литрлы банкадагы юкә балын 1 мең 500 сумнан алырга була иде.
— 20 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнәбез. Бәяләр уртача, чөнки сыйфатлы бал берничек тә арзан була алмый. Продукциям сыйфатлы, бернинди тәмләткечләр дә кушмыйм, шуңа күрә сату уңышлы, хәзер даими алучыларым да бар. Кемдер хәтта 20-30 банка бал ала. Быелгы уңышны уртача дип бәяләргә мөмкин, — дип сөйләде умартачы.
Танайкадан килгән Фирдияз Борһанов сөт продуктлары — эремчек, корт, май, сөт өсте, сөт сатты. Ул — фермер, үзенең крестьян-фермер хужалыгы бар, ярминкәдә даими катнаша.
— Үзебезнең хуҗалыкта җитештерелгән мул продукцияне тәкъдим итәбез. Сыйфатлы, экологик яктан чиста. Сатып бетереп кайтабыз, кайбер вакытта җитми дә, — ди ул.
Әйтик, ярминкәдә бәрәңгенең килограммын 30, борычны — 65, кишерне — 35, суганны — 26, итне — 350, помидорны — 45 сумнан сатып алырга була иде.
Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов хәбәр иткәнчә, узган шимбәдә 3,5 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Ит һәм ит продукциясе — 6,5, сөт һәм сөт продукциясе — 0,5, бәрәңге — 12,5, яшелчә — 8, ашлык — 8 тонна.
Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25 декабрьгә кадәр һәр шимбә эшләячәк. Алар сәгать 9.00дән 16.00гә кадәр «Мираж» сәүдә үзәге һәм Иске базар урынында оештырыла. Биредә шәһәрлеләргә кулай бәяләрдән авыл халкы җитештергән күп төрле продукция һәм башка товарларны сатып алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X