Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренче гаилә "Авыл ипотекасы" программасы буенча акча алды

Минәтуллиннар гаиләсе Алабуга районында “Авыл ипотекасы” программасы буенча үз йортына ия булган беренче гаилә булды.

Бу көннәрдә алар әйберләрен җыя һәм авыл җирлегенә күченергә әзерләнә. Авылда үз йортыбыз булуы турында турында гаиләбез күптән хыялланган иде инде, дип сөйләде Альбина Минәтуллина.

– Безнең яңа йортыбыз шәһәрдән ерак түгел урнашкан авылда. Асылда, хәзер без Алабуга һәм Яр Чаллы кебек эре торак пунктлардан бертигез ераклыкта булачакбыз. Ә машинабыз булгач, болар барысы да вак-төяк кенә. Авылга күчү турында күптән хыялланган идек, тиешле вариантлар эзләдек. Нәкъ шул вакытта бик яхшы шартлар булган программа турында белдек. Әлбәттә, уйлап та тормыйча ризалаштык һәм кирәкле документларны җыйдык. Җавапны озак көтәргә туры килмәде.

Альбина Минәтуллина әйткән программа “Авыл ипотекасыдип атала. Аның кысаларында шәһәр һәм авыл җирлегендә яшәүче гражданнарга еллык 2,7 процент ставка белән ташламалы ипотека кредиты бирелә. Бу акчаларга авыл җирендә икенчел базарда сату-алу килешүе буенча торак йорт яки фатир, шулай ук җир участогы сатып алырга, яки йорт төзергә мөмкин. Аерманы дәүләт компенсацияли, дип аңлата Алабугадагы банкның операция офисы идарәчесе Елена Борисова.

Әлеге программа Алабугада тулы күләмдә эшли башлады дип әйтергә була. Безнең шәһәрдән 7 клиент турында мәгълүмат Авыл хуҗалыгы министрлыгының Росреестрына кергән инде, алар якын арада ташламалы кредит алачак. Бүгенге көндә алабугалылардан барлыгы 150 миллион сумлык 80нән артык гариза бирелгән. Аларның 30ы хупланган, барлыгы 42 миллион сумлык.

Елена Борисова билгеләп үткәнчә, авыл ипотекасы 25 елга бирелә. Беренчел взнос гомуми сумманың кимендә 10 процентын тәшкил итәргә тиеш. Еллык 2,7 процент ставка белән алырга мөмкин булган максималь сумма – өч миллион сум. Сүз уңаеннан, ташламалы кредитны шулай ук авылда элек башланган төзелеш эшләрен тәмамлау өчен дә алырга мөмкин, дип аныклый безнең консультант. Елена Борисова сүзләренә караганда, кайбер очракларда ана капиталын куллану да мөмкин.

– Әгәр дә кеше торакны физик заттан түгел, ә юридик заттан сатып ала икән, ягъни бу беренчел төзелеш булса, ана капиталын беренчел взнос сыйфатында файдаланырга мөмкин. Әгәр бу икенчел торак базары икән, ана капиталын кредитны вакытыннан алда түләүгә кулланырга мөмкин. Бу бик уңайлы.

Әлегә Авыл хуҗалыгы министрлыгы реестрына кергән алабугалылар – икенчел торак базарында сатып-алу шартнамәсе буенча квадрат метрлар алырга теләк белдергән кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев