Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренче класска баручы 100 бала матди ярдәмгә мохтаҗ

Бу атнадан Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башланды. Ярдәмне "Электрон Татарстан" порталы аша да күчерергә мөмкин.

Акция дәвамында аз керемле, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, инвалид яки ятим балаларга беренче сыйныфка бару өчен уку кирәк-ярагы алыначак. Бу саваплы эшкә һәр алабугалы кушыла ала.

Яңа уку елында Алабуга районында беренче класска меңгә якын бала укырга керәчәк. Алдан алынган мәгълүмат буенча, йөз бала матди ярдәмгә мохтаҗ. Мәктәп портфеле һәм мәктәп формасы алуда ярдәм күрсәтү йөзеннән Алабугада "Ишегалды бәйрәме", мәктәп кирәк-яраклары сату ярминкәсе, "Иреклеләр - балаларга" акциясен үткәрү күздә тотыла. Мәктәп шефлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм депутатлар ел саен үткәрелүче бу акциядә актив катнаша. Моннан тыш, шәһәр һәм районда яшәүче һәр кешенең иганәче булу мөмкинлеге бар.

Быел республикада Мәдәният елы булуын искә алып, балаларга Татарстанның тарихи мирасы турындагы китаплар, альбомнар, балалар өчен әдәби китаплар да бүләк ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев