Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренче тапкыр "РосКвиз" интеллектуаль уены узды

Әлеге уеннарны үткәрү алга таба да матур традициягә әвереләчәк.

“Мәрхәмәтлелек планетасы”нда “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының җирле Советы “РосКвиз” интеллектуаль уены үткәрде.

Викторина форматындагы уен Ватанны саклаучылар көненә багышланган. “РосКвиз” – мантыйк, зирәклек һәм тапкырлык буенча команда ярышлары. Уенда ике команда – Алабуга районының территориаль иҗтимагый үзидарәсе Ассоциациясе һәм “Мәрхәмәтлелек планетасы” яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы көч сынашты. “Быел Алабугада квиз беренче тапкыр оештырылды, әмма алга таба бу күркәм традициягә әвереләчәк”, – ди “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының җирле Советы рәисе Рәмзия Оленева. Мәсәлән, апрель һәм май айларында уеннарның иң озын сериясе планлаштырыла, ул тулысынча Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Уен нәтиҗәләре буенча, һәр раундта төрле күрсәткечләр булуга карамастан, дуслык җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев