Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренче яз өмәсе оештырыла

Быел беренче өмә иртәгә, 3 апрельдә узачак. 

Ул иртәнге сәгать 8.00дә башлана. Өмә шәһәр территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык кысаларында үткәрелә, ул 1 апрельдән 31 майга кадәр барачак.

Ике ай эчендә шәһәр һәм авыл урамнарын, шулай ук скверларны, паркларны һәм урман посадкаларын чүп-чардан чистартырга кирәк булачак. Барлык территорияләр дә конкрет оешмаларга, предприятиеләргә һәм уку йортларына беркетелгән.

Эшләр тиешенчә үтәлмәгән очракта, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган:

— физик затлар өчен 2 мең сумнан 3 мең 500 сумга кадәр;
— вазифаи затлар өчен 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр;
— юридик затлар өчен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев